Ленар Шәех

Безнең өебездә Ленар Шәехнең "Җил каян килә?" дигән китабы бар. Бу китапта табигать күренешләре турында язылган.

 Миңа бу китапта иң кызык ошаган хикәя - өермә турында. Анда өермә турында күп язылган. Өермә ул бик көчле , бик куркыныч табигать күренеше. Аны тагын торнадо дип тә атыйлар. Аның тизлеге 500 км сәгатькә кадәр җитә. Өермәләр кечкенә дә, зур да була. Өермә тузанны яки карны туздырып алырга мөмкин.

Торнадоларның үзәге Америка Кушма Штатларында урнашкан. Алар ел саен авылларга , шәһәрләргә зыян салалар. Өйләрне, урманнарны , басуларны яраксыз хәлгә китерәләр. Кешеләрне дә һавага күтәреп алып китәргә мөмкин икән.

Мин Ленар Шәех ның иҗаты белән танышуыма бик шат. Аның китаплары бик кызыклы һәм эчтәлекле. Киләчәктә  аның яңа китапларын туземсезлек белән көтеп калам.