Әкият аша тормышка.

Язучы Галимҗан Гыйльмановның 2012 елда Казанда “Ихлас” нәшриятендә бастырылган “Язмышның туган көне” дигән китабы кулга килеп эләккәч иң беренче китапның тышлыгы игътибарны җәлеп итте – монда ниндидер серлелек, нәрсәнедер әйтеп бетермәгәнлек үзенә җәлеп итә, тизрәк китапны укый башлау теләген уята. Мин үзем дә аңламастан китапның иң соңгы битен ачтым да “Игенче бәхете” исемле кечкенә әкиятне укып чыктым. Һәм минем уйларым үзеннән –үзе авылда узган үсмерчак елларына әйләнеп кайттылар. 1983 ел – әле Советлар дәүләтенең куәтле чагы, безнең алдынгы колхозыбызга (алдынгы булганга исеме дә үзенчәлекле – XXI партсъезд исемендәге дип атала иде) яңа комбайннар, тракторлар, башка техника күп кайтты, урып-җыю вакытында механизаторлар җитешмәгәнлектән 9-10 сыйныф малай-егетләре комбайнчы ярдәмчеләре булып эшлиләр иде. Мин дә ул елны 9нчы сыйныфны бетердем, ләкин миңа “техника җене” кагылмаганлыктан мин комбайнда эшләргә һич тә җыенмаган идем. Әмма классташ малайларның барысы да диярлек туган колхозына ярдәм итәргә алынуы, минем һәм Айрат дустымның гына бу эштән читтә калуы күңелгә”корт” салды. 1нче сентябрьдә ничек егетләрнең күзләренә карармын, мин шундый җебегәнмени дигән уйлар миемне бораулады. Җитмәсә беркөнне, уйларымны сизгән кебек, авылдагы бер комбайнчы абый килеп керде дә мине үзенә ярдәмче итеп чакырды. Аның кызу канлы  һәм салырга да яратканлыгын белә идем, әмма үземне сынап карау теләге өстен чыкты – ризалаштым. Күндәм холыклы комбайнчыларга ярдәмчеләр тиз табылган, ә Минзал абый калган. Ярый әле калган, югыйсә, озын ялдан соң классташларым мәктәпкә җыелгач үзләренең хезмәт батырлыкларын сөйләп күзне дә ачырмаслар иде, мин җебегәннәр рәтендә йөрер идем. Ул вакытта бу хезмәт яхшы бәяләнә дә иде бит әле, һәрбер малайның үз көче белән акча эшләп әти-әнисен куандырасы килә. Шулай итеп озын-озак уйлап тормадым, Аллага тапшырдым, ул чордагы сүзләр белән әйтсәм болайрак яңгырар: “партия кушуын үтәп, комсомол әгъзасы Рәис  җәйге ял вакытында, илебез халкы хыялланган коммунизм таңын тизрәк аттыру өчен, хезмәт вахтасына басты!”

          Әкәмәт зур тәҗрибә, бик яхшы тормыш мәктәбе булды ул минем өчен. Китте көнне-төнгә ялгап, әкияттәге сыман итеп әйтсәм, Кояшның беренче нурлары белән торып, Кояш офыкка батканчы кыр корабында киң кырларны аркылыга-буйга иңләүләр. Минем өчен иң нык борчылган кеше әби булгандыр ул вакытта. “Син бит мотоциклда да җүнләп йөри белмисең, ничек  ул комбайнны иярләргә җыенасың?” – дип колак итемне ашады гына бит тәки. Башыңа төшкәч иярлисең икән ул – уракка төшеп бер атна вакыт үткән иде – “шеф” Минзалның кызы туды һәм ул юкка чыкты. Шул рәвешле мин, минем янда тау кебек тоелган техника белән, берялгызым калдым. Унбиш  яшьлек мин һәм меңләгән детальдән, дистәләгән каеш һәм шкифлардан, тагын әллә нәрсәләрдән торган галиҗәнәп “Нива” комбайны. Ярый әле чыбык очы туганыбыз механик иде, колхозда шул булмаса кемнең кемнән өстен буласын  чамалавы да авыр булыр иде. Ә болай – тырыша торгач күнектем, җайлаштым, куркуымны да җиңдем, шундый куәтле техниканы “аңлый” башладым. Ә иң мөһиме иген суктыру миңа бик ошый иде...! Көн кызу, кырлар иксез-чиксез, мин штурвал артында, мотовила әйләнә, бункерга алтынга ошаган сап - сары, җитлеккән бодай ага, ә бункер тулгач аны КамАЗга бушату үзе бер гаҗәеп күренеш. Романтика кыскасы! Комбайн ватылмыйча йөргәндә күңел күтәрелеп, шушы матурлыкка хозурланып җырлап җибәргәнеңне сизми дә каласың! Я Аллам! Бу кызыклы да, җаваплы да, шөбһәле дә вакыйгалардан соң сизелми дә 35 ел узган. Язучы Галимҗан абый Гыйльмановка рәхмәт. Аның шушы кыска гына әкияте (миңа калса ул чынбарлыктан ерак китмәгән) мине яшүсмер чакларыма алып кайтты. Мин чын күңелдән әйтәм:

Мин бәхетле идем ул вакытта! Ишетәсезме – мин бәхетле идем! Бәхетле-е-е!